Версия для слабовидящих Обращение граждан
Герб

Сельское поселение
Новобалтачевский сельсовет
муниципального района Чекмагушевский район
Республики Башкортостан

Латыйпов Мөбәрәкша Дәүләтша улын 95, Чишма Караннан Йосыпова Мөзәянә Габдрахман кызын 90 яшьлек юбилейлары белән котлау тантанасы оештырылды.

Балтач авыл биләмәсендә матур традициягә әйләнде. 1 июль көнне Яңа Каръяудыдан Латыйпов Мөбәрәкша Дәүләтша улын 95, Чишма Караннан Йосыпова Мөзәянә Габдрахман кызын 90 яшьлек юбилейлары белән котлау тантанасы оештырылды. Яңа Балтач авыл хакиямияте башлыгы Усманова Раушания Фәдир кызы Русия президенты В.В.Путинның һәм район хакимияте башлыгы Р.Ф.Ямалеевның котлау хатларын укып ишеттерде, истәлекле бүләк тапшырды, үз исеменнән дә юбилярлар адресына җылы сүзләр, матур теләкләр җиткерде. Яңа Каръяуды мәдәният йорты мөдире Римма Гайнанова өлкәннәр хөрмәтенә үзе иҗат иткән шигырьне багышлады.